Әлмәттә "Нефтяник" хоккейчылары хәйрия чарасы үткәрде

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Әлмәт хоккей командасы үз бозында үткән серияне җиңү белән тәмамлады. Алар янына кунакка, хоккей карарга күптәнге дуслары - Рус Акташы интернатыннан балалар килгән иде. Аларның бирегә беренче тапкыр килүләре түгел. Әмма бу юлы аларга хоккей уенын карау мөмкинлеге тудырылды. Спорт сараенда йомшак уенчыклар җыю буенча хәйрия акциясе дә оештырылган иде.Матчка махсус кунаклар - Кыш бабай белән Кар кызы старт бирде. Беренче периодта счетны кунаклар ачса да, өченче периодта, ниһаять, Даниэль Насыйбуллин белән Максим Третьяк исәпне 2:1 итә алды. «Звезда» хоккейчылары ничек кенә тырышсалар да, исәпне тигезли алмадылар.Финал сиренасыннан соң бозга чыккан интернат балаларына хоккейчылар Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International