Татарстанда "Бердәм Россия" партиясенә теләктәшлек күрсәтүчеләр республиканың «Моя малая Родина» фотопроектына старт бирделәр. Проект патриотик рухта, фотосурәтләр нигезендә мәдәни һәм милли рухи байлыкларны яктыртуга юнәлдерелгән. Эшләрне цифр вариантында rgo.photoproject@mail.ru электрон адресына юллау сорала.