Коворкинг "Заря" яшүсмерләр клубы базасында ачылды. Аны тантаналы ачуда район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Мама работает" коворкингы проекты җитәкчесе Олеся Кашаева катнаштылар. Әлмәттә декрет ялында утыручы аналар өчен мондый эш белән тәэмин итү һәм ял итү урыны булдыру бик соралган иде.
Коворкинг-үзәкне ачу көнне 40 лап әни килгән иде. Аларга декупаж, фитнес, арт-терапия һәм башка төр күнекмәләр буенча мастер-класслар оештырылды.