Бүген республиканың тугыз муниципалитетына, шул испәптән Әлмәт районына, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа махсус техниканы бүлеп бирде. Әлмәт районына республика җитәкчелегеннән 4 катнаш юл машинасы, 2 себерү-җыештыру машинасы, 1 мини-төягеч һәм 1 автогрейдер эләкте.