8-10 декабрьдә Пермьдә ир-егетләр арасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Анда 28 төбәктән җыелган 140 көрәшче бил алышты.
Чемпионат иң югары дәрәҗәдә узды. Ярышларның нәтиҗәләре буенча Әлмәт көрәшчесе, Татарстан Республикасы җыелма командасының спортчысы һәм спорт мәктәбендә эшләүче спортчы-инструктор Билалов Айвар "Көрәш" ярышлары буенча Россия чемпионы - 100 кг. авырлык үлчәвендә иң яхшы спортчы исеменә лаеклы булды.