27нче "Нәни куллар" балалар бакчасында "Эко-мәктәп/Яшел байрак" халыкара программасы кысаларында семинар-практикум үтте. Кунакларны Манекен Челендж форматында олы группага йөрүче балалар каршыладылар, яраксыз материалдан ясалган костюмнар кидерелгән манекеннар белән селфи ясарга мөмкин иде.
Семинарда катнашучылар балалар бакчасының бай, аерым алганда яраксыз материалдан ясалган уеннар хисабына тулыландырылган, предмет-үстерү тирәлеген билгеләп үттеләр.