Әлмәттә cоциаль юнәлештәге объектларны капиталь ремонтла һәм төзү, АСКлардагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2017 елның 25 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елның 24 ноябренә 2 012,7 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, ягъни үткән елның шушы чорына карата 100,2%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хезмәтне саклау өлкәсендә төзелеш мәйданчыкларындагы тикшерүләр турында да сөйләде. Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 694 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 14 млн. 40 мең сумга 474 карар чыгарылган.

Социаль ипотека программасы буенча 378,8 мең. кв. метрлык 6 мең 668 фатирлы 146 йорт гамәлгә кертелгән. 2017 елның инвестицион программасы буенча төзелүче 65 объектның 58е әзер диярлек; уртача әзерлектә – 7 объект.

2017 елда аренда торагын төзү программасы кысаларында 387 фатирлык 17 торак йорт төзү каралган, гомуми мәйданы – 22,6 мең кв. метр. 21,7 мең кв. метр мәйданда 363 фатирлы 16 объект гамәлгә кертелгән. 

Инвестиция программасы кысаларында 46 күп фатирлы йорт төзү планлаштырылган иде, 41е – әзер диярлек, 5се – уртача әзерлектә.  

Аз катлы йортлар (шул исәптән индивидуаль торак) төзү программасы буенча пландагы 8 мең 800 йорттан 8 мең 688 объект тапшырылган инде.  

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, 2017 елда авыл клубларын төзү программасы кысаларында 31 объектта да эшләр тәмамланган.

Татарстанда 2017 елда амбулатор-поликлиника учреждениесе биналарына – барлыгы 74 бинага капиталь ремонт каралган: Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә. 23 ноябрьгә эшләр 67 объектта алып барыла. 7 объектта эшләр төгәлләнгән. 

Универсаль спорт мәйданчыклары һәм блоклардан модульле чаңгы базалары төзү кысаларында 120 универсаль спорт мәйданчыктан барысында да эшләр тулысынча тәмамланган.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуга җитди игътибар бирүне сорады. 

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында хезмәт өчен түләүнең торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

«Тулаем республика буенча игенгә, шикәр чөгендеренә, көнбагышка бәяләр авыл хуҗалыгы оешмаларының натураль күрсәткечләре үсешенең уңай темплары булганда икеләтә кимеде, сөт буенча бәяләр былтыргыга караганда 1,5 сумга ким, бу финанс нәтиҗәләренә тискәре йогынты ясый, - диде Марат Әхмәтов. – Игенчелек буенча чыгымнар 24 млрд. сумга арткан килеш,  реализацияләүдән табыш 3 млрд. сум көтелә, үткән елның шушы чорына карата 1,5 млрд. сумга ким».

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республика АСКда быелның 9 ае эчендә уртача хезмәт хакы 23,2 мең сум тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча –  20,9 мең сум (азык-төлек сәнәгатеннән гайре), бу икътисад буенча уртача хезмәт хакының 66,4%ы, әмма үткән елга карата үсеш 14%. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, министрлык сайтында хезмәт өчен түләү буенча сорауларны кабул итү өчен «кайнар линия» телефоны эшли.

Актуаль мәсьәләләр урыннарда да каралды. Теманы дәвам итеп,  Айрат Хәйруллин тиешле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләренә халыкка электрон хезмәтләр турында мәгълүмат бирү, "Яндекс-лицей" проектында катнашу өчен республика квоталарын алу мәсьәләре буенча эшне активлаштырырга йомыш тапшырды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International