14 ноябрь - Бөтендөнья диабет белән көрәш көне

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

14 ноябрь – Бөтендөнья диабет белән көрәш көне. Планетада бүген 230 миллионнан артык кеше шикәр диабеты белән авырый. Бу – Җир шарындагы халыкның 6 проценты.

Ләкин, тикшеренүләр күрсә­түен­чә, рәсми теркәлмәгән авырулар саны күпкә артык. Русиядә авырулар – якынча 9 миллион. Фаразлар буенча, 2025 елга авыручылар ике тапкыр артачак һәм, Халыкара диабет федерациясе исәпләүләренчә, 2030 елга бу диагноз 500 миллион кешедә булачак. Дәваланмаган диабет бөтен мөһим органнарның зарарлануына һәм үлемгә китерергә мөмкин.

1991 елдан Халыкара диабет федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән Бөтендөнья диабет белән көрәш көне билгеләнә. 1922 елның гыйнварында Канаданың яшь галиме Фредерик Бантинг инсулин инъекциясе ясап, авыр формадагы шикәр диабеты белән авыручы 14 яшьлек малайның гомерен саклап кала. Инсулинга патент алып, искиткеч баю урынына, галим барлык хокукларын Торонта университетына бирә. Соңыннан инсулин җитештерү хокукы медицина тикшеренүләре буенча Канада советына күчә һәм 1922 ел ахырында яңа препарат барлыкка килә. Бу ачыш миллионлаган кеше гомерен саклап кала.

Кызганычка каршы, шикәр диабетыннан бүген дә тулысынча савыгып булмый. Ләкин кешеләр авыруны контрольдә тотарга өйрәнде.

Диабет белән авыру хәвефен булдыручы факторларны да истә тотарга кирәк. Беренчедән, нәселдәнлек. Шуңа күрә кан буенча туган булган кешеләрегез арасында шикәр чире белән авыручылар бар икән, тикшеренеп тору кирәк. Икенчедән, артык авырлык. Икенче типтагы диабет белән авырган 10 кешенең 8е артык авырлыктан интегә. Күп авыруларга кандагы шикәр микъдарын киметү өчен артык килограммнардан котылу да җитә. Аз хәрәкәтләнү – өченче фактор. Физик активлык авырлыкны нормада тотарга ярдәм итә, кандагы шикәрне энергия эшләүгә җәлеп итә, күзәнәкләрнең инсулинга сизгерлеген арттыра, кан йөрешен яхшырта. Тагын бер хәвеф – яшь факторы. 45 яшьтән узганнарга сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Шулай ук соңгы елларда икенче типтагы диабет белән авыручылар арасында балалар һәм яшьләрнең артуы күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International