"Авыл мәктәбе кысаларында укучыларның экологик тәрбиясе" семинары барышында Әлмәт районы укытучылары төрле чараларда катнашты. Семинарда экологик мәгърифәт мәсьәләләре каралды, экскурсия, мастер-класслар оештырылды.
Белгечләр яшь буында экологик культура формалаштыру буенча тәҗрибә белән уртаклаштылар. Биредә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан бу юнәлештә алып барылган эшчәнлек турында да сүз булды.