20 октябрьдән 22 сенә кадәр «Костёр» балаларны укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә «SаMоSтоятельные дети» проекты кысаларында профильле смена уздырылды. Бу көннәрдә SMS-балаларны уеннар, конкурслар, кызыклы очрашулар, мастер-класслар көтте. Чарада шәһәрнең 1 нче мәктәбе укучылары актив катнашты.