Әлмәттә "Безнең заман" фестиваленең зона этабы уза

2017 елның 20 октябре, җомга

Бүген Әлмәттә "Безнең заман" республика телевизион эшләүче яшьләр фестиваленең зона этабы тантаналы рәвештә ачылды.  

Нефть башкаласыннан фестивальдә шәһәр һәм районның оешмалары, предприятиелары һәм  учреждениеларыннан 33 төркем катнашачак. Шулай ук фестиваль кысаларында ТРның атказанган эшлеклесе, "Шәһәрдән юл" бию театры студиясенең сәнгать җитәкчесе Лилия Багаутдинованың "Заманча биюнең композициясе һәм куелышы" мастер-класслары һәм ТРның атказанган артисты, режиссер Дмитрий Платоновның сәхнәдә үзеңне тоту күнекмәсе узды. 

Сайлау турларының гала-коцерты 21 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараенда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International