Бүген, 5 нче октябрь көнне, Россия Федерациясе җинаятьчеләрне эзләү хезмәте үзенең 99 еллыгын билгеләп үтә. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге — эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләрендә иң зур һәм иң җаваплы бүлек булып санала. Хокук сагында торучылар – авыр һәм кыюлык таләп итүче һөнәр ияләре.
Гаепләнүчене эзләү, кулга алу, аның белән күзгә-күз очрашу – җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре моңа һәрвакыт әзер булырга тиеш.