5 яшьтән 14 яшькәчә балалар ислам нигезләре дәресләренә, Коръән укуларына һәм гарәп телен өйрәнү өчен чакырыла. Беренче дәресләр 8 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә Риза Фәхреддин исемендәге үзәк мәчеттә узачаклар. Адрес: Мәрҗани урамы, 82а (малайлар). Һәм кызлар өчен дәресләр Волгоград урамы, 24 адресы буенча узачак.
Хатын-кызлар өчен ислам нигезләрен өйрәнү һәм Коръән укулары һәр якшәмбе 8.00-12.00 Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә уза.