Әлмәттә хезмәт закончылыгы мәсьәләләре турында фикер алышу буенча региональ семинар үтте

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Бүген Яшьләр үзәгендә үткән семинарда Татарстанның 17 муниципаль районыннан җыелган дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе - ТРда баш дәүләт хезмәт инспекторы Евгений Костюшин, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская, ТР профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, Әлмәт шәһәре буенча Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге начальнигы Фидаил Хаернасов, предприятиелар җитәкчеләре, юридик, кадрлар һәм хезмәтне саклау хезмәтләре, бухгалтерия белгечләре, профсоюз оешмалары рәисләре катнашты. 

Яшьләр үзәге мәйданында предприятиеларның махсус техникасы күргәзмәсе оештырылган, бинаның фойесында хезмәтне саклау буенча стендлар тәкъдим ителгән һәм шәхси саклану чаралары таратылган иде. «АПОПАТ» АҖ, «Альметьевск-Водоканал» АҖ һәм Әлмәт торба заводы вәкилләре хезмәт эшчәнлеге процессында предприятиелар хезмәткәрләренең гомерен  һәм сәламәтлеген саклап калу  мөмкинлекләре турында сөйләделәр һәм ачык итеп күрсәттеләр.

Семинар барышында дәүләт хезмәт инспекциясе эшчәнлеге, эшчеләрнең хезмәт хокукларын яклау һәм хезмәтне сакалу өлкәсендә профсоюз оешмаларының эше буенча чыгышлар тыңланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International