Халыклар бердәмлеге көне алдыннан – 3 ноябрь көнне «Зур этнографик диктант» узачак. Әлеге чара мәдәни-агарту акциясе кебек уза.
Быел ул халыкара статусын алды. Шуңа да анда Россиядә яшәүчеләр генә түгел, ә чит ил кешеләре дә катнаша ала.
Диктантны һәркем яза ала. Моның өчен сезнең төбәктәге мәйданчыкка мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Мәйданчыклар турында тулырак: www.miretno.ru һәм www.fadn.gov.ru сайтларында, шулай ук социаль челтәрләрдә.