Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 2 октябренә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә:
- мәйданы 57,4 кв.м. булган кибет бинасы; мәйданы 153,0 кв.м. булган С.Лазо урамы буенча, 16 нчы йорттан көнчыгышрак урнашкан җир участогы, башлангыч бәя - 2 537 000 сум.
Электрон сатуларда катнашу өчен гаризалар 2017 елның 1 сентябрьдән 26 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
ЭСИ (Электрон санлы имза) түбәндәге адреслар буенча сатып алып була:
- «Такснет» ЯАҖ, Әлмәт, Ленин ур., 13. оф. 217 тел./факс: (8553) 45-32-50, (8553) 45-35-42;
- «Гарант Софт» ҖЧҖ, Әлмәт, Пушкин ур. 62, тел. (8553)32-44-72;
- Нафиков Тимур Сирин улы ШП, Әлмәт, Шевченко урамы 94, кв. 53, тел. (8553) 33-78-35, электрон почтасы ntumyp@gmail.com.
Тулырак мәгълүмат артыннан Әлмәт шәһәре, Тукай проспекты, 9а, 102нче кабинет адресы буенча Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына 1нче тәрәзәгә мөрәҗәгать итегез. Элемтәләр өчен телефон: 8(8553) 43-86-78, 43-86-88.
Электрон аукционны үткәрү турында хәбәрләмә, сату-сатып алу килешүе проекты белән Россия Федерациясенең torgi.gov.ru рәсми сайтында, sale.zakazrf.ru электрон мәйданында, Әлмәт муниципаль районның www.almetyevsk.tatar.ru рәсми сайтында «Киләчәк аукционнар һәм конкурслар» бүлегендә, "Әлмәт хәбәрләре" газетасында танышырга мөмкин.