Әлмәтлеләр "Уз әле!" дигән балалар велогонкасында катнашкан

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

10 сентябрьдә Казанның "Крылья Советов"  паркында "Уз әле!" дигән балалар велогонкасы булып узды. Ярышларда бөтенләй кечкенә генә яшь спортчылар  катнашты. Шулай ук тәҗрибәле егетләр һәм кызлар да катнашырга теләк белдерде. Яшь спортчылар Россиянең төрле почмакларыннан үзләрен һәм үзләренең көчен тикшерү өчен җыелганнар иде. Әлмәтән 2 яшьтән алып 8 яшькә кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче алты бала катнашты. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International