Әлмәттә массакүләм ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Кичә кичен шундый бәйрәмне Әлмәт районы Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогында яшәүчеләр билгеләп үтте.
Поселок һәм район сәнгать үзешчәнлегендә катнашучылар үзләренең биюләре һәм җырлары белән бәйрәм кунакларын куандырдылар. Кечкенә тамашачылар өчен уен программасы оештырылган иде.
Өй яны территориясен һәм шәхси ярдәмче хуҗалыгын үрнәк итеп куярлык дәрәҗәдә җыештырулары һәм алып барулары өчен дүрт гаиләгә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Өлкәнрәкләр концерт карап утырдылар, ә балалар төрле мастер-классларда катнаштылар.