Әлмәтнең коммерцияле булмаган оешмалары гамәли семинарда катнаша алалар

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәтнең коммерцияле булмаган оешмаларын 2017 елның 12 сентябрендә 12.00 сәгатьтә Бөгелмә муниципаль районы территориясендә (Гафиатуллин урамы, 23, КИУ бинасы) «Перспектива» РДО ИГО Ресурслар үзәге» АНО тарафыннан оештырылган гамәли семинарда катнашырга чакырылалар.

Катнашырга теләүчеләргә, оешманың исемен һәм катнашучының исемен язып, pr@rcc16.ru электрон почтасына хат җибәрергә кирәк. Семинарда катнашу бушлай. Белешмәләр өчен телефон: 8-965-599-55-26.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International