Кашаев
Габбас Сөләйман улы (1912-1997)
Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ

1912 елның 15 августында Пенза өлкәсенең Кузнецк районының «Мир хижинам» фабрика поселыгында туган. Партия хезмәткәре. «Кызыл Октябрь» фабрикасының ФЗУ (1930), Оренбург очучылар мәктәбен (1932), КПСС ҮК парторганизаторларының Югары мәктәбен (1946) тәмамлады. 1933-1934 елларда ВЛКСМның Сорочино райкомы бүлеге башлыгы булып эшли, Оренбург өлкәсе Сорочино районы Залесово машина-трактор станциясенең сәяси бүлек башлыгы ярдәмчесе булды. 1934-1938 елларда - ТАССР Минзәлә районының Воровский исемендәге совхозның полит бүлеге башлыгы, 1938 – 1940 елларда Казан тимер юлының Юдино бүлекчәсе полит бүлеге башлыгы, 1940-1941 елларда - ВКПның Юдино райкомының икенче секретаре, ВКПның Баулы райкомының беренче секретаре, 1944-1945 елларда – ВКП Чистай шәһәр комитетының беренче секретаре. 1947-1953 елларда ВКП Кукмара райкомының беренче секретаре булып эшли. 1953-1956 елларда – Әлмәт райкомының беренче секретаре, 1956-1965 елларда – КПССның шәһәр комитеты секретаре. 1965-1976 елларда - "Татнефтегазстрой" берләшмәсе башлыгының кадрлар буенча урынбасары. 1976 елдан Союз әһәмиятендәге персональ пенсионер. Төрле елларда 30 ел дәвамында Кукмара район Советы, Чистай шәһәр Советы, Әлмәт районы Советы депутаты итеп сайланган. 1948-1967 елларда барлык чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Ленин ордены (1950), Хезмәт Кызыл Байрагы (1967), «Почет билгесе» (1958), 8 медаль белән бүләкләнгән. Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины (1970).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International