Әлмәттә кыргый киндер үсентеләрен ачыклау буенча рейд узды

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Район прокуратурасы авыл җирлегендә наркотик һәм психотроп матдәләр турындагы закончалыкның ничек үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында  законнарны бозу очраклары ачыкланды.

Наркотик һәм психотроп матдәләр турында Федераль закон нигезендә, юридик һәм физик затлар үз милекләрендә булган яисә үзләре файдаланган җир участокларында үскән наркотиклы үсемлекләрне  юк итәргә тиешләр. Әмма берничә  авыл җирлеге башкарма комитеты  территорияләрендә кыргый киндер үсентеләрен юкка чыгару чарасын күрмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча  авыл җирлекләре башкарма комитетларына  әлеге бозуларны  төзәтү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтнамә юлланды. Хәзер җирлек территориясендә кыргый киндер үсентеләре юк ителү буенча чаралар күрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International