Әдел Вафин Әлмәттәге медицина учреждениеларында капиталь ремонт барышын карап чыкты

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Әлмәткә бүген ТР Сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин килде. Район бышлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина һәм башка рәсми затлар белән бергә "Татарстан Республикасының поликлиникаларында капиталь ремонт" республика программасы кысаларында ремонт эшләре бара торган медицина учреждениеларында булды.

Тельмана урамында урнашкан балалар поликлиникасы заманча матур бинага әйләнә. 

Өченче поликлиниканы тикшерү барышында Әдел Вафин эшләнгән эшләрнең күләменә һәм сыйфатына һәм аларның капиталь ремонт буенча расланган карарларга туры килүенә бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International