Әлмәт районында матур Чупай авылы бар. Район мәдәният йорты шушы җирлектә"Милләтем бизәклэре" дип исемләнгән татар мәдәнияте бәйрәмен үткәрде.
Бу массакүләм чарада Әлмәт районының татар фольклор коллективлары катнашты. Бәйрәмдә милли уеннарны да читләтеп узмадылар.
Бәйрәм ахырында үзешчән халык иҗаты коллективлары һәм кунаклар зур бәйрәм чәе өстәле артына утырып, самовардан тәмләп чәй эчтеләр.