17-26 апрельдә Татарстанда "Россия балалары - 2017" комплекслы оператив-профилактика операция старт алды. Чараның максаты – балигъ булмаган балалар арасында наркоманиянең таралуын кисәтү, балигъ булмаган балаларны наркотиклар, психотроп матдәләр законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү очракларын ачыклау.