7 нче март көнне Әлмәт шәһәренең 16 нчы урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев катнашында экология дәресе узды. Чарада шулай ук Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, тәрбия эшләре буенча Әлмәт мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Римма Хәлимова, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторы Регина Рафагетдинова һәм экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белгече Дарья Орлова катнашты.