Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе XXI «Иминлек һәм элемтә» форумы кысаларында «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч - 2017» Республика бәйгесен үткәрде. Бәйге Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Иҗтимагый палатасы ярдәме белән, шулай ук "Техноавиа-Казан" ЯАҖ махсус кием, аяк киеме, индивидуаль саклану чараларын җитештерүчеләре һәм алар белән тәэмин итүчеләре, «Казан-Көнчыгыш-сервис» ЯАҖ һәм «Колорит Индастриал» ҖЧҖ тарафыннан оештырылды.
Әлмәт шәһәре ЧОУ ДПО «ЦПК-Татнефть» хезмәтне саклау буенча белгече Сафаргалина Диана Дамир кызы I урынны яулады.