Әлмәт районында терлекчелек тармагын үстерү буенча фикер алыштылар

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Семинар барышында сөт җитештерү һәм эре мөгезле терлекләрнең баш санын арттыру кебек мөһим мәсьәләләр каралды.

Район башлыгы киңәшчесе Фәрит Миннебаев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Наил Усманов, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Илшат Фәтхетдинов һәм “Кичүчат” хуҗалыгы җитәкчесе Җәмил Сафиуллин чыгыш ясадылар.

 Бүгенге көндә “Кичүчат” җәмгыяте  районның иң алдынгы хуҗалыкларының берсе санала. Биредә 1363 баш терлек исәптә тора, шуларның 400е – савым сыерлары. Уртача савым бер сыердан 10,6 литрны тәшкил итә.

 «Мондый киңәшмәләр авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга үзара тәҗрибә уртаклашырга һәм киләчәккә булган планнарны һәм бурычларны уңышлы тормышка ашырырга ярдәм итә”, - дип ассызыклады Фәрит Габидинович.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International