Әлмәттә авызда шеш диагностикасы дәвам итә

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында беренче тапкыр 2016 елның 28 маенда Әлмәттә "Авызда шеш диагностикасы" проекты башланды.

АМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, Әлмәт шәһәр стоматология поликлиникасы һәм Әлмәт онкология диспансерының табиб-белгечләр беренче түләүсез консультатив кабул итү һәм авызда шеш диагностикасы үткәрделәр. 44 кеше күрше шәһәрләрдән килде, аларның 6 онкодиспансерга өстәмә тикшеренүгә юнәлтелгән, икесенең шеш булуы расланды.

Онкологик чирләр белән көрәш елы кысаларында 24 сентябрьдә тикшерү-консультация икенче тапкыр үткәрелде. Аны бу юлы 96 кеше үтте. Монда ук кешеләр холестерин дәрәҗәсен белделәр, Әлмәт медицина профилактикасы үзәге белгечләреннән киңәшләр тыңладылар һәм мәгълүмати буклетлар алдылар.

Лилия Сабитова, АМР Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International