Әлмәттә Милли сәүдә маркасы республика фестивале узачак

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

30 апрельда Әлмәттә “Милли сәүдә маркасы” II Республикакүләм фестиваль-бәйгенең «Каймак», «Казылык» и «Чәк-Чәк» номинацияләрендә зональ туры узачак. Фестивальда сөт, ит, икмәк ризыклары һәм сәнәгать товарлары җитештерүчеләр катнашачак, алар үзләренең иң сыйфатлы товарларын тәкъдим итәчәк. Фестивальнең максаты – үз төбәгебездә җитештерелгән экологик чиста продукцияне популярлаштыру.

Чараның тантаналы ачылышына республикабыздан мөһим кунаклар килүе көтелә. Әлмәтлеләрне россия һәм татарстанның халык артисты Венера ганиева һәм “Йолдызлар фабрикасы” катнашында бәйрәм күңел ачу программасы шатлындырачак. 30нчы апрель көнне туган кешеләргә махсус сувенирлар бүләк ителәчәк.

Фестивальга рәхим итегез!

Фестиваль 30 апрельда Ленин урамы, 1А йортында сәгать 10.00 башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International