Акташ комбинаты бөртекле культураларны кабул итүен дәвам итә

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Акташ комбинатының участок начальнигы – лаборатория мөдире Мәдинә Гарифуллина билгеләп узганча, 2015 елгы бәяләр узган елгы белән чагыштырганда югарырак.

Кабул итү пункты электрон үлчәүләр белән җиһазландырылган. Биредә бодай һәм арыш кабул итәләр. Бөртеклеләрне кабул итү, киптерү, чистарту яхшы оештырылган.

Кабул итү вакытыннан башлап, комбинат 10 мең тонна бөртекле кабул иткән.
30 июльгә республика буенча 231,2 мең гектардан 509,5 мең тонна икмәк суктырылган. Уртача уңдырышлылык - гектарыннан 22 центнер.

Уңыш җыю Әлмәт районында да тулы көч белән бара. 9,9 мең гектарда бөртеклеләр ектырылган, 18,4 мең тонна суктырылган. Уртача уңдырышлылык - гектарыннан 18,5 центнерны тәшкил итә.

Бөртеклеләрне көндәлек суктыру 4,0 мең т тәшкил итә, бу эш темпының яхшы булуын дәлилли. Моннан тыш кичә республикада “Комбайн” операциясе старт алды. Тикшерүләр 14 августка кадәр дәвам итәчәк.


Шуны билгеләп узарга кирәк, бүген Әлмәт районында 100 комбайн һәм 50дән артык азык җыю машинасы һәм махсус техника исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International