Әлмәттә гомумшәһәр өмәсе булды

2014 елның 29 августы, җомга
Бүген “Яшел Россия” гомумроссия акциясе кысаларында Әлмәттә гомумшәһәр өмәсе булды. Бәйрәм көннәрендә шәһәргә күп кунаклар килүе көтелә, шуңа күрә предприятиеләр һәм оешмалар өмәдә актив катнашты. Беркетелгән территорияне (хәрби комиссариат бинасы янында) җыештырырга ӘМР башкарма комитеты хезмәткәрләре дә чыкты. Алар асфальтны һәм газоннарны себерделәр, чүп-чарны җыештырдылар. Башкарма комитеттан өмәдә барлыгы 70тән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International