23 майда Әлмәт муниципаль районының барлык район активы катнашында атналык планерка булды.
Чара күңелле вакыйгалар белән башланып китте. Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәевны һәм 8 нче төзәтү колониясе башлыгы Сергей Конюховны туган көне белән котлады.