Әлмәттә "Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары" "темасына "Хокукый белемнәр мәктәбе"нең күчмә дәресе узды

2021 елның 12 марты, җомга

11 мартта безнең шәһәрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин булды. «Нефтьче» мәдәният сараенда «Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары» темасына "Хокукый белемнәр мәктәбе" нең күчмә дәресе узды.

Чарада Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Сарман һәм Мөслим районнарының 2021 елгы язгы чакырылышта катнашкан яшь егетләр, шулай ук аларның әти-әниләре, мәгариф оешмаларының «хәрби хезмәт нигезләре» курсы укытучылары, запастагы хәрби хезмәткәрләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International