"Игелекле ярдәм" - шундый исем астында Әлмәттә яңа социаль проект старт алды.
Максат-районның мохтаҗ гаиләләрен социаль әһәмиятле азык-төлек белән тәэмин итү. Адресатлар исемлеге социаль яклау органнары мәгълүматлары буенча «Игелекле Әлмәт» штаблары белән берлектә төзелә.