Бүген Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы базасында ресурс үзәге булдыру аша кунакчыллык өлкәсендәге кадрлар проблемасын хәл итү буенча стратегик сессия узды.
Сессиядә катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, безнең районда заманча һөнәри белем бирү системасын үстерү буенча стратегик планнар һәм бурычлар турында фикер алыштылар.