Бүген Әлмәттә педагогик белем бирү хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Ел саен 5 октябрьдә бөтен ил үз укытучыларын хөрмәтли.
Бүген Әлмәт муниципаль районында 6 меңнән артык укытучы, тәрбияче, социаль педагог хезмәт куя.
Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты һәм бүләкләү тантанасы «Нефтьче» мәдәният сараенда узды. Лаеклы укытучыларны, яшь белгечләрне һәм ветераннарны район башлыгы Тимур Нагуманов котлады.