Әлмәттә Татарстан Республикасының Нефть саммиты узды

2019 елның 12 июле, җомга

Татарстанның нефть компанияләре, беренче чиратта «Татнефть», инновацияләр эзләү һәм аларны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә конкуренциягә сәләтләрен саклап калалар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Нефть саммиты панель дискуссиясендә хәбәр итте. Чара Әлмәт районында «Юность» БЯЛ территориясендә узды. 

Аның эшендә Россия Федерациясе Энегетика министры урынбасары Павел Сорокин, Росприродназор җитәкчесе Светлана Радионова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм башкалар катнашты. 

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов нефть өлкәсендәге алдынгы технологияләр күргәзмәсе белән танышты. «Татнефть», «Набережночелнинский трубный завод», «ТатРИТЭКнефть», «Кварт», «ТНГ-Групп», «Элкам» һәм башкалар үз эшләнмәләрен куйган иде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген илнең нефть-газ тармагы алдында җитди бурычлар тора, алар табигать байлыкларыннан нәтиҗәле файдалануга, кыен чыгарыла торган запасларны нәтиҗәле эшкәртүгә, энергия чыганаклары базарын цифрлаштыруга һәм аның трансформациясенә бәйле. «Халыкара экспертлар фаразлаганча, углеводородларга ихтыяҗ якындагы унъеллыкта артачак. Алар илнең стратегик мөһим ресурслары булып калачак. Аерым алганда, нефть-газ химиясе сегментында  углеводородларга альтернатива юк әле», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Ул билгеләп үткәнчә, альтернатив генерация хакы кимүгә карамастан, электр энергиясен туплау технологияләре булмау бөтендөнья энергия балансында альтернатив энергетика өлеше чагыштырмача аз булуга китерә. «Энергетика министрлыгы бәяләүләренә караганда, кыен чыгарыла торган запаслар өлеше ил буенча дәлилләнгән запасларның 65 процентыннан артып китә. Һәм бу сан ел саен арта бара», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты игътибар иткәнчә, кыен чыгарыла торган запаслар өлеше гомумроссия күләмендә – кимендә 8%. «Бу безнең илдә нефть чыгару елдан-ел фән сыешлыгын таләп итәчәк дигән сүз. Ул фән сыешлы продукциягә, инновацион технологияләргә, кадрларга һәм сыгылмалы салым системасына ихтыяҗны арттыра», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, энергия ресурсларын куллану һәм чыгару арту экологик йөкләнеш артуга китерә. «Республика нефтьчеләре, „Татнефть“ компаниясе тәҗрибәсе күрсәткәнчә, нәтиҗәле җитештерү контроле алып барганга һәм экологик иминлекне тәэмин итү чаралары уздырганга күрә, табигать тирәлегенә экосистеманың үзлегеннән торгызылуы дәрәҗәсенә китерү мөмкинлеге бар», - диде ул, йомгак ясап. 

Азакта Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, саммит эшендә беренче Халыкара нефть-газ яшьләр форумы делегатлары да катнаша.

Форум 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 250 кеше 42 командага бүленеп, бизнес-бурычлар чишәргә алыначак. Программаның һәр минуты исәптә. Монда төрле темага тренинглар да, тәкъдир итүләр, нефть-газ тармагындагы әйдәп баручы экспертлардан мастер-класслар һәм башкалар каралган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, командага моңа кадәр бер-берсе белән таныш булмаган яшьләр кертелгән. Алты кеше арасында студент, аспирант, яшь белгеч, укытучы да бар. Биш көн эчендә алар тупланып, әлегә кадәр чишелеше булмаган конкрет бурычларны хәл итү проекты төзергә һәм аны якларга тиешләр. Форумның тематикасы бүген тармак алдында торган бурычлар нигезендә билгеләнгән. Максаты уку, проектлау, хезмәттәшлек җепләре сузу өчен үзенчәлекле мохит тудыру, форумда катнашучыларны хакатон рәвешендә бизнес-бурычларны чишүдә яңа технологияләр белән таныштыру, аларның креатив фикерләвенә ярдәм итү, командада эшләргә өйрәтү һәм башкалардан гыйбарәт. 

Яшьләргә танылган нефть компанияләре җитәкчелеге һәм экспертлар белән танышу, нәкъ менә алардан көн кадагындагы проблемаларны белешү, чишү ысуллары буенча фикерләре белән кызыксыну мөминлеге дә бар. Быел Татарстанның нефть саммиты әлеге мәйданчыкта уза. 
Яшьләр өчен форумда катнашуның тагын бер өстенлеге ягы бар. Җиңүчеләргә алдынгы нефть-газ компаниясенеңкадрлар резервына, бирегә эшкә урнашырга яисә практика узарга, шулай ук магистратура, аспирантурада укуны дәвам итүгә тәкъдимнәр биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International