Кечкенә әлмәтлеләр «Куркынычсызлык сукмагы» буенча узды

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Әлмәт шәһәренең 22 нче “Алсу” балалар бакчасында өлкән төркем балалары катнашында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча «Куркынычсызлык сукмагы» дигән файдалы һәм шул ук вакытта кызыклы квест- уен узды.

Чарада Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илгизә Курамшина һәм “ЮХК" ДБУ территориаль идарәсенең кисәтү бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина һәм район башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Людмилла Демьянова да катнашты.

Балаларга  «Шигъри», «Музыкаль», «Серле» һәм  «Светофорның өч төсе» кебек кызыклы станцияләр  узарга туры килде.

Соңгы станциядә балалар өчен күңелле флешмоб оештырылды. Уен нәтиҗәләре буенча катнашкан барлык төркемнәр дә тематик домино һәм танып-белү китаплары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International