Бүген «Әлмәт - Водоканал» АҖ үзенең ярты гасырлык юбилеен бәйрәм чарасы белән билгеләп үтте. Яшьләр үзәгенең концерт залында үзләренең предприятиесының уңышына мөһим өлеш керткән коммуналь өлкә ветераннарын да хөрмәтләделәр.
Заманча суны чистарту технологияләрен кертү, белемле идарә итү һәм 427 кешене үз эсенә алган хезмәт коллективының югары осталыгы ярдәмендә әлмәтлеләр чиста, барлык стандарт таләпләренә туры килә торган су белән тәэмин ителгән.
Күп еллык нәтиҗәле хезмәт, торак-коммуналь хуҗалыгының үсешенә зур өлеш кертү һәм предприятиеның 50 еллыгы уңаеннан казанышларга ирешкән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактаулы грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.