Әлмәттә мәктәпкәчә белем бирү учреждениелары арасында лэпбуклар бәйгесе узды

2019 елның 24 мае, җомга

«Белемнәр тартмачыгы» республика бәйгесе кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениелары арасында лэпбуклар бәйгесе узды Мәгариф идарәсендә 23 майда.

Укытучылар 19 эшне тәкъдим итте, аларның һәрберсе «Юл хәрәкәте иминлеге» темасына кагылышлы күп кенә кызыклы, танып белүгә ярдәм итәрлек дидактик һәм гамәли материал туплаган иде. Һәрбер районнан иң яхшы бер эш республика бәйгесенә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International