21 май көнне Әлмәтнең 5 нче гимназиясендә “Цифрлар дәресе” Бөтенроссия белем бирү акциясе кысаларында “Интернетта куркынычсызлык” дигән темага дәрес уздырылды.
Әлеге дәрестә район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик яктан тәэмин итү бүлеге начальнигы Накыя Кильдюшова да кунак булды.
Бу көнне 5 нче сыйныф укучылары интернетның куркыныч яклары, “кибербулинг” һәм “фишинг” төшенчәләре белән таныштылар. Дәрестә интернет челтәрендәге куркыныч ситуацияләрдән чыгу юлларын аңларга мөмкинлек бирә торган онлайн-тренажер кулланылды.
Дәрес нәтиҗәләре буенча укучылар Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында белешмәлек төзеде. Дәресне информатика укытучысы, мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары Гөлнара Биктимирова үткәрде.