Әлмәттә урып-җыю эшләрен тикшерделәр

2018 елның 17 августы, җомга

Быел һава шартларының кулай килмәве сәбәпле, уңыш азрак чыга. Шуңа күрә игенчеләр алдында аны югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора. Район хуҗалыкларында эш ничек оештырылган, югалтуларга юл куелмыймы икән? Россельхознадзор, Россельхозцентр инспекторлары, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре хуҗалыкларга тикшерү белән чыкты. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев җитәкчелегендәге беренче төркем “Кичүчат”, “Союз-Агро”, “Аппак”, Токарликов исемендәге хуҗалыкларда булды. “Россельхозцентр”ның Әлмәт филиалы җитәкчесе Зөлфирө Гыйльманова, Россельхознадзорның дәүләт инспекторы Зөлфия Әхмәтова һәм составында башкалар да булган икенче төркем “Ярыш”, “Чагылтау”, “Чулпан”га юл тотты. Алар ындыр табакларын, бөртеклеләр сакланучы амбарларны, ашлык торышын карадылар. Басуда комбайннарның игенне ничек уруларын, коелган башак һәм алардан төшеп калган бөртекләрне санап, югалтуларның ни дәрәҗәдә булуын санап чыгардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International