21 июль көнне «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты яңадан әлмәтлеләргә һәм шәһәр кунакларына бик әйбәт кәеф өләште. Мәдәни-күңел ачу чаралары 10 тематик мәйданда уздылар.
«Яшьлек» скверында ковбой кичәсе үтте. Бәйрәм программасы барысына да уңай һәм позитив хисләр бүләк итте.