Әлмәттә «Татнефть» призына грек-рим көрәше буенча XXIII бөтенроссия ярышлары узды. Ярышлар 12-13 майга кадәр дәвам итәчәк. Ярышларда катнашырга дип Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Саранскидан, Ульяновскидан, Пермь краеннан 240лап спортчы килгән иде. Ярышта катнашучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Экзам Губайдуллин һәм башка кунаклар килгән иде.