Әлмәттә «Эковесна 2018» бәйгесенә заявкалар кабул ителә башлады

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

«ӘМР Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты» Татарстан Республикасы Экология министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белән бергә санитар-экологик икеайлык кысаларында «Эковесна 2018» бәйгесен оештыра. Бәйгенең максаты булып халыкның туган якның табигатен саклау мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән эшчәнлеген активлаштыру тора.

Бәйгедә Әлмәт муниципаль районындагы мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениелары, предприятиелар һәм гомумән барлык әлмәтлеләр катнаша ала.

Эшләрне ekologiabuh@rambler.ru электрон адресына 15 майга кадәр җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International