Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 16 мартка республикада 742,3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган (планның 30,9 %ы), үткән елның шушы чорына карата 140%.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына мәйданы 121,7 мең квадрат метр булган 2 мең 248 фатирлы 58 йорт буенча хисаплар тапшырылган. Төзелеп килүче 222 объекттан 95 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә – 93 объект, 34 объектта эшләр күп әле.
Аренда торагы программасы буенча 2018 елда Иннополис шәһәрендә аренда торагының икенче чиратын төзү каралган – 33,9 мең квадрат метр мәйданлы 730 фатирлык 6 йорт. Өч йортта тимер-бетон конструкцияләр монтажлана, эчке инженер системалар корыла. Өч йорт буенча – фундамент кору эшләре бара.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 13 ветеранга 5 йорт төзү каралган. Шулардан 3 объект әзер диярлек, 2се – уртача әзерлектә.
Күп фатирлы инвестицион торак программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елда 120 йорт төзү каралган, бүгенгә 40 йорт тапшырылган, калган 80 йорт буенча – 25 йорт әзер диярлек, 38 йорт уртача әзерлектә, 17 йортта эшләр күп әле.
Аз катлы төзелеш буенча пландагы 8 мең 370 йорттан 1 мең 961 объект эксплуатациягә кертелгән.
Бүген республикада 23 авыл клубы төзелә. Быел 28 мәдәни объект ачу каралган.
Министр билгеләп үткәнчә, 2018 ел программасы буенча 120 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капиталь ремонт планлаштырылган. 51 объектта әзерлек эшләре башланган.
Актуаль мәсьәләләр урыннарда да каралды. Социаль-мәдәни юнәлештәге объектларны капиталь ремонтлау һәм төзү программаларын тормышка ашыру барышы турында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Мөхәмәтҗанов Айрат хәбәр итте.