Бүген Токарликов исемендәге хуҗалыкта урнашкан сөт фермасына 170 ләп баш сыер кайтартылды. Малларны Венгриядән китерделәр. Ел азагына кадәр алар 667 башка җитәчәкләр. Терлекләрне кабул итүгә әзерлек 1 декабрьдә төгәлләнгән. Заманча сөт фермасы 2018 ел башыннан тулы көченә эшли башлар, дип көтелә.