Әлмәттә сәләтләр университетының күчмә сессиясе үтә

2017 елның 20 октябре, җомга

Бүген Әлмәттә сәләтләр университетының күчмә сессиясе - "Минем шәһәр.Минем сәләт" префорумы ачылды. 25нче мәктәпнең универсаль залында 120дән артык кеше җыелды, аларның арасында республика, бөтенроссия һәм халыкара олимпиадалар һәм бәйгеләрнең финалистлары һәм җиңүчеләре, аларның остазлары һәм ата-аналары, шулай ук «Татнефть» компаниясе, төрле оешмалар һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре.

"Сәләтләр университеты" проекты 2014 елдан бирле тормышка ашырыла. Өч ел эчендә Татарстанның 14тән артык районында 14 000 сәләтле балалар һәм яшьләр тормышка урыннарын табу һәм потенциалларын куллану мөмкинлекләре турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International