Иртәнге планерка вакытында яшь белгечләрне коллектив белән таныштыру булып узды. Врач-травматолог-ортопед Артур Багаутдинов, врач-анестезиолог-реаниматолог Карина Багаутдинова, врачлар -балалар хирурглары Кирилл Булатов, Тимур Туктарев, врач-терапевтлар Регина Валиева, Гузель Миннегалиева, Алия Фаррахова, Суюмбика Хамматоваларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, изге теләкләр әйтелде һәм остазлар беркетелде.
Медсанчасть музее җитәкчесе - баш табиб урынбасары Линиз Ризатдинов яшь белгечләргә медицина учреждениесе тарихы турында сөйләде.