Землянов
Михаил Егорович (1937-2019)
Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ

1937 елның 12 ноябрендә Татарстан АССРның Зәй районы Смычка авылында туган. Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлаган (1972). 1968-1970 – «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең җир асты скважиналарын ремонтлау мастеры. 1970-1986 - «Әлмәтнефть» НГДУсы Әлмәт район инженер-технология хезмәте башлыгы. 1986-1994 - «Татнефть» ААҖ катламнарының нефть бирүчәнлеген арттыру һәм скважиналарга капиталь ремонт ясау буенча Әлмәт идарәсе скважиналарына капиталь ремонт ясау мастеры. 04.1995 - 10.1995 - «Мосавтоэкспорт» АҖ Әлмәт филиалы җитештерү бүлеге башлыгы. 1995-1997 - Әлмәт шәһәренең "БСБ" ҖЧҖ җитештерү участогы башлыгы. 1997-2007 – «Айсберг» чыныгу һәм кышкы йөзү үзәгенең иҗтимагый оешмасы советы рәисе. «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» исеме (2006), «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» Мактау билгесе, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре администрациясенең Мактау грамотасы, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, "Пикка менгән өчен" альпинист билгесе. Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданины (2017).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International